ТР Экология министрлыгының һаваның пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре ел башыннан 400 меңнән артык үлчәү үткәргән

2023 елның 19 мае, җомга

12-19 майда Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы өч автомат станция атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик күләмнән артуын теркәде. Артыклык - Осиново бистәсендә урнашкан Аскза-1дә (рөхсәт ителгән иң чик күләмнән 1,7 тапкырга), Салават Купере микрорайонында урнашкан И.Шакиров урамы 3 адресы буенча  Аскза-5тә (рөхсәт ителгән иң чик күләмнән 4 тапкырга), Четаев урамында 26 адресы буенча  Аскза-4тә (рөхсәт ителгән иң чик күләмнән 2,3 тапкырга) . Четаев урамындагы станция янында артыклыклар ремонт бригадалары тарафыннан канализация коллекторларында эшләр башкарылганда теркәлгән . Мониторинг нәтиҗәләре буенча материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә җавап чаралары күрү өчен җибәрелде.

Казан шәһәренең төньяк зонасында Министрлык инспекторлары тарафыннан күчмә лабораториягә өстәмә чыгулар үткәрелде. Шулай ук Салават Купере микрорайонына һәм Авиатөзелеш районы территориясенә ял көннәренең кичке вакытында чыгулар дәвам итә. Агымдагы атнада рейд нәтиҗәләре буенча атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр күләменең артуы теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International