ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә хәрби хезмәткәрләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар.

Эко-смена 5-11 август көннәрендә «Пионер» балаларны савыктыру лагере базасында узачак. Бер атна эчендә балалар табигать дөньясына сәяхәт итәчәкләр һәм экологиянең төп законнары белән танышачаклар. Аларны мавыктыргыч дәресләр, экскурсияләр, төрле мастер-класслар, квестлар һәм уеннар көтә.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Нурлат шәһәрендә М.Е.Сергеев исемендәге 2 номерлы гимназиясенең мәктәп яны лагерьларында калдыкларны аерым җыю буенча кызыклы дәресләр үткәргәннәр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрен мониторинглау барышында Сергей Лазо урамында санкцияләнмәгән төзелеш чүп-чарларын туплауны ачыклаганнар. Тимер-бетон әйбер калдыклары 1400 кв. м мәйданлы участокны туздырган, чүплекнең күләме 1400 куб. м тәшкил иткән.

ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төтен газларында пычраткыч матдәләр буенча нормалардан артып киткән транспорт чараларын ачыклауны дәвам итәләр.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 29 һәм 30 июньдә Алексеевск бистәсендә электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелган. Бюджет учреждениеләре, аларның ведомство карамагындагы оешмалары, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм битараф булмаган татарстанлылар 7 тоннага якын электролом калдыкларын утильләштерүгә тапшырган.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Kindergartens, schools, organizations and just caring residents of our Republic have already supported us in the marathon of kindness. In six months #GoodnessRelay participants planted trees, fed birds, sorted garbage. In total, more than 100 good deeds were done. We follow everyone, watch all the videos and rejoice at the number of eco-friendly Tatarstan residents.

Буа районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кайбыч авылында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 249 кв.м, чүплекнең күләме 77 куб.м тәшкил итә.

Лаборатория анализлары турында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең «Золотые бусины» балалар монтессори-клубы тәрбияләнүчеләренә сөйләделәр.

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыклаган. Пычранган участокның мәйданы 7800 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 9360 куб. м.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International