Татарстан кабат электролом җыю буенча экологик программада катнашты

2023 елның 4 июле, сишәмбе

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 29 һәм 30 июньдә Алексеевск бистәсендә электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелган. Бюджет учреждениеләре, аларның ведомство карамагындагы оешмалары, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм битараф булмаган татарстанлылар 7 тоннага якын электролом калдыкларын утильләштерүгә тапшырган. Барлык җыелган техника һәм электр җиһазлары алга таба эшкәртү өчен Мордва экологик комбинатына җибәреләчәк. Программа башланганнан бирле Татарстан эшкәртүгә 80 тоннадан артык электролом җибәргән инде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты – халыкка үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә экологик һәм уңайлы итеп тапшыру мөмкинлеген тудыру. Утильләштерү Табигатьтән рациональ файдалану фондының электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча үз куәтләрендә, шулай ук партнер предприятиеләрендә башкарыла.

Программада катнашу кагыйдәләре турында сылтама буенча: https://eko-fond.ru/electronics/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International