Табигатьне сакла – калдыкларны сортларга аер! Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре экодәресләр уздырган

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Нурлат шәһәрендә М.Е.Сергеев исемендәге 2 номерлы гимназиясенең мәктәп яны лагерьларында калдыкларны аерым җыю буенча кызыклы дәресләр үткәргәннәр.

Экологлар балаларга чүп-чарны нәрсә өчен сортларга аерырга һәм өйдә калдыкларны аерым җыюны ничек оештырырга кирәклеге турында әйткәннәр. Мәктәп укучылары иске әйберләрне чүплеккә ташламыйча, ничек файдалы итеп кулланырга икәнен белгәннәр. Мәсәлән, буш банканы – шәмдәлгә әйләндерергә, агач паллетлардан – бакча җиһазлары ясарга, ә йомырка өчен тәлинкәләрдә үсентеләр үстерергә мөмкин. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен балалар биремнәрне уен формасында башкарганнар. Ахырда балалар экологларга кызыклы һәм танып белү дәресләре өчен рәхмәт белдергәннәр. Һәр катнашучы истәлеккә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан бүләк алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International