Бүген «Экология - йөзләрдә» рубрикасында без сезгә хезмәттәшебез Евгений Карпенко турында сөйләрбез.
Евгений Карпенко Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесын тәмамлый. 2019 елда Экология министрлыгына эшкә килә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә «112» номеры аша Зәй районы Иске Маврино авылы янындагы нефть резервуарында янгын чыгуы турында хәбәр килде.
Бүген Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә табигатьтән файдаланучылар өчен ачык чаралар узды. Территориаль идарәләр башлыклары төбәк дәүләт экология контроле (күзәтчелек) үткәргәндә табигатьтән файдаланучыларга ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
26-30 июньдә Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүен теркәгән.
Павлюхин урамы 75 буенча урнашкан АСКЗА-2дә җилнең көнбатыш һәм төньяк – көнбатыш юнәлешләрендә максималь тапкырлыгы 3,5 ПДК булган күкертле водород буенча бер тапкыр арту теркәлгән (җил тизлеге 0,1 м/с).
Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Өчиле авыл җирлеге Якты Күл авылы янындагы калдыкларны санкцияләнмәгән складлауны таптылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 110 кв.м, чүплек күләме - 22 куб м.
Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Бергәләп коррупциягә каршы» социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы үткәрә.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең «Камыр-Батыр» 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Планетаны бергә саклыйк» дигән танып-белү дәресе үткәрде. Экологлар балаларга сөйләгәнчә, аларның һәрберсе безнең планетаны саклап калырга ярдәм итә ала.
Чаллы шәһәре мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәлә трактында төзелеш калдыкларын ташлауны таптылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 3200 кв.м, күләме - 3840 куб м.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына Буа районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык Буа шәһәрендәге начар истән зарланды.