ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2023 ел
якшәмбе

Июльнең икенче якшәмбесендә искиткеч бәйрәм – Балыкчы көне билгеләп үтелә.

Тармак ветераннары да, Татарстанда яшәүче меңләгән кеше дә бәйрәм итә торган бу көн белән чын күңелдән котлыйм, алар ял итүнең барлык төрләренә караганда балык тотуны өстен күрәләр һәм буш вакытларын сулыкларда, табигатьтә үткәрергә яраталар. 


7
июль, 2023 ел
җомга

Бәллүр компас – Россиянең географиясе, экологиясе, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә илкүләм премия. Ул Рус география җәмгыяте эгидасында Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә.

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тикшерүләр үткәрде. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар лицензия шартларын үтәвен шул рәвешле контрольдә тоталар.

30 июньнән 7 июльгә кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында күкертле водородының чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән концентрацияләренең артуын теркәгән.

Казанда «Горожанин-ученый» шәһәр лабораториясе старт алды. Экологик-агарту очрашуы Казанка яр буенда ГИМС мәйданчыгы янында узды. Очрашуда катнашучыларны экология министры урынбасары Ольга Манидичева сәламләде.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы видеоконференция режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышында катнашты.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Экология мәсьәләләре иң өстенлекле исемлектә тора.  Моны узган ел ахырында үткәрелгән социаль сораштыру нәтиҗәләре раслый. Сораштыру нәтиҗәләре буенча респондентларның 81 проценттан артыгы экология проблемалары белән кызыксына, татарстанлыларның 73,5 проценты экологик чараларда актив катнаша», – дип хәбәр итте ТР экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин Казанда ТР төбәкләр белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышында. 

«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Мамадыш районында Кама урман хуҗалыгы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр дәвам итә. Эшләрнең барышы белән ТР Экология министрлыгының Икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, Росводресурсының Түбән Идел идарәсенең ТР буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Артемьев, «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ, Мамадыш районы башкарма комитеты һәм «Татмелиоводстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы вәкилләре танышты.

Сарман районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Җәлил бистәсендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның гомуми мәйданы – 937 кв.метр, чүплекнең күләме 742 куб.метр тәшкил итә.


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышы узды. Анда экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты. Утырыш кысаларында республикада «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын, шулай ук берничә федераль закон проектын һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International