Лаборатория анализлары турында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең «Золотые бусины» балалар монтессори-клубы тәрбияләнүчеләренә сөйләделәр. Балаларны Кама буе территориаль идарәсе лабораториясе белән таныштырдылар һәм экологларның һөнәри приборлары турында сөйләделәр. Лаборатория белгечләре су, һава, туфракның сыйфатын ничек тикшерүләрен күрсәттеләр һәм төрле экспериментларда катнашырга мөмкинлек бирделәр. Эко-экскурсия тәмамлангач, балалар ТР Экология министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар.
Кама буе территориаль идарәсе экологлары әйтүенчә, мондый очрашулар уникаль, чөнки балалар теоретик белемнәр алу белән берлектә үзләрен актив рәвештә практикада да сынап карыйлар.