Бөгелмәдә 1400 кв. м мәйданлы чүплек табылган

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәрен мониторинглау барышында Сергей Лазо урамында санкцияләнмәгән төзелеш чүп-чарларын туплауны ачыклаганнар. Тимер-бетон әйбер калдыклары 1400 кв. м мәйданлы участокны туздырган, чүплекнең күләме 1400 куб. м тәшкил иткән.

Бөгелмә шәһәре башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International