ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыклаган. Пычранган участокның мәйданы 7800 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 9360 куб. м.
Тукай районы башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.