Быел «Чиста һава» операциясе башланганнан бирле ТР Экология министрлыгы инспекторлары 1242 автомобильне тикшергән

2023 елның 4 июле, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төтен газларында пычраткыч матдәләр буенча нормалардан артып киткән транспорт чараларын ачыклауны дәвам итәләр. Июнь аеннан Татарстан юлларында 1242 автомобиль тикшерелгән, шуларның 33 машинасы нормадан арттырып эшләгән. Бензин, дизель һәм газ моторлы двигательле машиналарда бозулар ачыкланган.

«Чиста һава» операциясе республикада сентябрь азагына кадәр игълан ителде, автотранспортны тикшерү төп автомагистральләрдә, КПП һәм предприятиеләрдә уза. Чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә. Узган ел экологлар тарафыннан 6 меңнән артык машина тикшерелгән, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International