Эко-смена 5-11 август көннәрендә «Пионер» балаларны савыктыру лагере базасында узачак. Бер атна эчендә балалар табигать дөньясына сәяхәт итәчәкләр һәм экологиянең төп законнары белән танышачаклар. Аларны мавыктыргыч дәресләр, экскурсияләр, төрле мастер-класслар, квестлар һәм уеннар көтә.
Катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:
- «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең рәсми сайтында теркәлергә http://budetchisto.tatar/;
- сылтама буенча 31 июльгә кадәр электрон теркәлү узарга: https://clck.ru/34QjEa.
«Табигать законнары буенча» палаткалы лагеренда профильле смена үткәрү турында нигезләмә: https://budetchisto.tatar/detskiy-palatochnyy-lager-ekologicheskaya-krugosvetka-2/.
Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.