ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә хәрби хезмәткәрләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан җыелган Татарстаннан яңа гуманитар ярдәм партиясе Луганск Халык Республикасының Сватово шәһәренә китерелде. Гуманитар йөкләрдә хәзерге вакытта балаларга кирәкле барлык әйберләр: медикаментлар, бензопычкылар, газ плитәләре.
«Без махсус операциядә катнашучылар белән элемтәдә торабыз. Хәзерге гуманитар ярдәм партиясе өчен сугышчыларга кирәкле барлык әйберләр сатып алынган. Теләк бер генә – алар исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде», – ди ведомство хезмәткәрләре.
Исегезгә төшерәбез, бу инде экологлар сугышчыларыбызга җибәргән икенче йөк партиясе. Беренче чиратта дарулар, беренче кирәкле әйберләр, маскировка челтәрләре җибәрелгән.
«Ярдәмегез һәм безгә белдергән ышанычыгыз өчен зур рәхмәт! Монда, махсус операция зонасында, безнең өчен бу аеруча мөһим», – дип сугышчылар Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.