Экологлар кисәтүе буенча Буа районында чүплек бетерелгән

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Буа районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кайбыч авылында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 249 кв.м, чүплекнең күләме 77 куб.м тәшкил итә.

Буа районы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International