Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы «Казаноргсинтез» ГАҖ карата тикшерү башлады. Бу казанлыларның һаваны һәм Куйбышев сусаклагычын (Идел елгасы) пычрату турындагы мөрәҗәгатьләре сериясе белән бәйле.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районының «Чулпан» савыктыру лагеренда танышу эко-әңгәмәсен үткәргән. Хәзер анда 54 кеше ял итә. Экологлар балаларга планетаның һәр кешесе әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертә алачагы турында сөйләгәннәр.
«Фламинго» судносы Зеленодольск - Зөя елгасы тамагы – Казан – Казансу елгасы тамагы – Кызыл Байрак – Кама Тамагы – Куйбышев Затоны – Казан маршруты буенча ике көнлек экспедиция ясады.
Канатлы нәни ерткыч кош язмышы турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Исегезгә төшерәбез, ай ярым элек ябалак баласын Азнакай халкы күреп алган иде. Берничә көн дәвамында ваемсыз булмаган гражданнар аны күзәтеп торганнар, ә кошчыкның әнисе кайтмаячагын аңлагач, Экология министрлыгына шалтыратканнар.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Идел буе туристлык объектларын экологик бәяләү һәм мониторинглау: актуаль ысуллар һәм бурычлар» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чараны «Без рек как без рук» коммерцияле булмаган экологик фонды үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйләнә-тирәлекне саклау икътисады һәм проектларны планлаштыру бүлеге башлыгы Галина Бочкова һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгының экологик мониторинг бүлеге башлыгы Елена Закирова катнашты.
Июнь ахырында Циндао шәһәрендә (Шаньдунь провинциясе, Кытай) Кытай нефть университеты мәйданчыгында Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең (АТУРК) «яшел» үсеш академия берлеген оештыру тантанасы узган. Берлек составына Россиядән 10 университет һәм Кытайдан 10 университет кергән. Кытай ягы тарафыннан А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – АТУРКның «яшел» үсеш академия берлегенә чакырылган үзебезнең ун университетның берсе.
Бер ел эчендә программа республиканың 19 торак пунктын үз эченә алган, бу – зур шәһәрләр дә, кечкенә районнар да. Республика халкы һәм бюджет оешмалары 100 тоннага якын электролом җыйган һәм аны Мордовиядәге махсуслаштырылган экологик комбинатка эшкәртүгә җибәргән. Республикада электролом җыюлар даими үткәрелә. Әйтик, май һәм июнь айларында Казанда, Буада, Питрәчтә һәм Зеленодольскида, июльдә Казанда, Чаллыда һәм Кама Тамагында җыю эшләре узган. Июль аенда гына да бюджет учреждениеләре һәм оешмалары 13 тоннадан артык калдык тапшырган. Халык та актив кушыла, аларга уңайлы булсын өчен махсус машиналар районнарга һәм авылларга килә.
Лачын балалары җитди үсеш алганнар һәм үзләре өчен ризык табарга күнегә башлаганнар. Серне ачыйк, безнең волонтерлар аларны шулкадәр яраттылар ки, аларның һәркайсын таныйлар һәм аералар, хәтта кайберләренә исемнәр дә уйлап чыгарганнар.
Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы 5 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урынын ачыклаган.
«Горожанин-ученый» белем бирү проекты кысаларында бүген Казанда рус-алман Швейцариясе урманында «Чишмәдән су пробаларын ничек алырга?» дигән мастер-класс узачак.