Июнь ахырында Циндао шәһәрендә (Шаньдунь провинциясе, Кытай) Кытай нефть университеты мәйданчыгында Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең (АТУРК) «яшел» үсеш академия берлеген оештыру тантанасы узган. Берлек составына Россиядән 10 университет һәм Кытайдан 10 университет кергән. Кытай ягы тарафыннан А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – АТУРКның «яшел» үсеш академия берлегенә чакырылган үзебезнең ун университетның берсе.
КНИТУ-КАИ мондый конференциядә беренче тапкыр катнаша. Университет вәкиле, гомуми химия һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юлия Тунакова, парник газлары концентрациясен исәпләү өчен нейросеть алгоритмы һәм гибрид нейросеть моделе булдыру темасына доклад белән чыгыш ясады. «Яшелләр» берлегенең төп максаты – түбән углеродлы һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә катнашучы университетларның көчләрен берләштерү һәм потенциалын ачу, әйләнә-тирә мохитне саклау, чикләнгән ресурсларны оптималь файдалануга һәм экологик, табигать, энергия һәм материал саклау технологияләрен, шулай ук мәгариф, фәнни, яшьләр һәм мәдәни технологияләрне куллануга юнәлдерелгән чаралар эзләү мәсьәләләренә зур игътибар бирү, Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында бу өлкәләрдә хезмәттәшлек итү.