«Горожанин-ученый» белем бирү проекты кысаларында бүген Казанда рус-алман Швейцариясе урманында «Чишмәдән су пробаларын ничек алырга?» дигән мастер-класс узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала, ә безнең «Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясе Үзәк бүлегенең әйдәп баручы белгече Айгөл Закирова аның составын «Казан Швейцариясен саклау» җәмгыяте активисты Антон Бортяков белән бергә анализлаячак.
Катнашучылар түбәндәгеләрне беләчәк:
- чишмәдән су пробасын ничек итеп дөрес алырга?
- Казандагы чишмә суы нәрсәсе белән уникаль?
- шәһәрдә суны ничек тикшерәләр?
- су сыйфатын яхшырту өчен без нинди чаралар күрә алабыз?
18:00 сәгатьтә очрашабыз.
Исегезгә төшерәбез, бу инде проектның икенче сезоны. Быел ул 6 июльдә старт алды. «Горожанин-учёный» шәһәр лабораториясендә катнашучыларны ТР экология министры урынбасары Ольга Манидичева сәламләде.
Лаборатория 6 августка кадәр эшләячәк. Проектның икенче сезонында катнашучылар Казансу экосистемасы белән танышачак, экспертлар һәм кешеләр белән белем алмашачак, шулай ук үз кейсын эшли алачак.
Проект Казан мэриясе, Республика шәһәрләрен үстерү институты, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге, КФУ һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе тарафыннан тормышка ашырыла.
Сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSeMRKtv-mJk_KL5pr9Ukx7Ooo9iJVHfMr3zpa6PHoA5Yga27w/viewform