Балабан балаларына исемнәр кирәк!

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Лачын балалары җитди үсеш алганнар һәм үзләре өчен ризык табарга күнегә башлаганнар. Серне ачыйк, безнең волонтерлар аларны шулкадәр яраттылар ки, аларның һәркайсын таныйлар һәм аералар, хәтта кайберләренә исемнәр дә уйлап чыгарганнар. 

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанның Экология министрлыгы лачын-балобаннарны тергезү буенча уникаль проектны башлап җибәрде – бу сирәк очрый торган кошлар төре, ул Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кызыл китапларына кертелгән.  Кошларны республиканың Кама Тамагы районында урнаштырганнар. Хәзер Экология министрлыгы проекты Россиянең география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә «Бәллүр компас» илкүләм премиясендә катнаша. Сез ТР Экология министрлыгы проектын хуплый аласыз һәм премия сайтында үз тавышыгызны калдыра аласыз https://rus-compass.ru/projects/8168/ 

Ә безнең лачын балаларының ничек үскәнен безнең социаль челтәрдә бәяли аласыз https://t.me/minecort/3566

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International