ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» VIII республика конкурсында катнашу өчен гариза җибәрергә бер генә ай вакыт калып бара. Проектта катнашу – үзеңне таныту өчен бик яхшы мөмкинлек. Шулай итеп, конкурс уздырылган сигез ел эчендә анда 350дән артык хезмәткәр катнашкан, ә 82се – җиңүче булган. Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 18 августына кадәр кабул ителә.

«ТЯНИ, СУНДУК!» яңа гаилә сериясенә ярдәм итү өчен экологик акция Россиянең 22 шәһәрендә узды. 

ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә «Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте» аша Баулы районында М-5 «Урал» автоюлында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ягулык агызылуы турында хәбәр килгән. Хәрәкәт вакытында КАМАЗның бензин багы тишелгән һәм ягулык каты өскә агып чыккан.


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

«Бәллүр компас» –  Россиянең географиясе, экологиясе, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә илкүләм премия, үзенә бер төрле географик «Оскар». Ул Рус география җәмгыяте эгидасында Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнар үтәлешен тикшерү оештырылды.

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 2нче балалар бакчасында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында экологик дәрес уздырганнар. Балаларга республикабызның чиксез урманнары һәм бу урманнарда яшәүче гаҗәеп җан ияләре турында сөйләгәннәр. Балалар урманда үз-үзләрен тотуның гади кагыйдәләренә өйрәтелгән:


21
июль, 2023 ел
җомга

14-21 июльдә Павлюхин урамы, 75 адресы буенча урнашкан АСКЗА-2 җилнең көньяк-көнбатыш юнәлешендә күкертле водород буенча берәмтекле арту очраклары теркәлгән. Министрлыкның башка станцияләрендә агымдагы атнада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясен арттыру теркәлмәгән.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре Чүпрәле районының «Чайка» лагерына киттеләр. Безнең хезмәткәрләр 98 бала өчен «Чыганакларга кайту» махсус сменасында мастер-класс үткәрделәр. Бу сменада балалар 3 атна дәвамында Идел буе халыклары традицияләре һәм мәдәнияте, туган як тарихы белән танышачаклар, чөнки бу ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. 

Әлмәт районы территориясен мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсенең Татарстан Республикасы буенча су ресурслары бүлеге белән берлектә яр буенда законсыз төзелеш эшләре мәсьәләсе буенча Интернетта урнаштырылган мәклаләләр буенча Казан шәһәренең «Миллениум» күпере янындагы Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында һәм яр буе полосасында тикшерү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International