Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы «Казаноргсинтез» ГАҖ карата тикшерү башлады. Бу казанлыларның һаваны һәм Куйбышев сусаклагычын (Идел елгасы) пычрату турындагы мөрәҗәгатьләре сериясе белән бәйле. Тикшерүдә ТР Экология министрлыгы, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белгечләре катнаша. Тикшерү кысаларында прокуратура предприятие эшчәнлегенә табигатьне саклау законнарын үтәүгә бәя бирәчәк.