ТР Экология министрлыгы инспекторлары Чирмешән районында 5 чүплекне ачыклаган

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы 5 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урынын ачыклаган. Ивашкино авылында чүплекнең мәйданы – 200 кв.м, күләме – 200 куб.м, Аккирәй авылында ике чүплекнең гомуми мәйданы – 38 кв.м, күләме 19 куб.м тәшкил итә. Чирмешән авылында ачыкланган чүплекләрнең гомуми мәйданы – 50 кв.м, чүплекләрнең күләме 15 куб.м тәшкил итә.

Чирмешән районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекләрне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International