Баулы районында экологлар рөхсәтсез зур чүплек тапкан

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыелган урынны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 2100 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 260 куб. м.

Исергәп авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы турында һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International