«Яшьләр торак конкурсы - 2023» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Яшьләр торак конкурсы» башланды. Аның җиңүчеләре ташламалы бәядән, социаль ипотеканың ташламалы шартларында торак сатып алу хокукын алып, берничә ай эчендә фатир сайлап, яңа торакка урнаша алалар. Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда ки, гаилә корырга өлгермәгән яшьләр дә үз торакларын сатып ала алачак. Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала:

- Башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;

- ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;

- студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;

- яшь галимнәр һәм укытучылар;

- сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.

Мөрәҗәгать итүченең ТР яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин https://vk.com/video-71695567_456240170

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International