Экологлар Әлмәттә нефть агызу урыныннан пробалар алганнар

2023 елның 28 июле, җомга

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән Дружба микрорайоныннан ерак булмаган җирлек рельефына нефть агызу турында хәбәр килгән. Нефть үткәргечнең герметиксызлануы нәтиҗәсендә 198 кв. м мәйданда туфрак пычранган.

Экология министрлыгы инспекторлары шунда ук урынга чыктылар. Территорияне тикшергән вакытта, әлеге хәлгә нокта куелган. Урында махсус техника эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International