Татарстанның Экология министрлыгы инспекторлары Казансу елгасы акваториясендәге су үрнәкләрен яңадан тикшерүгә алдылар

2023 елның 28 июле, җомга

Бүген ТР Экология министрлыгы инспекторлары «Фламинго» фәнни-тикшеренү корабында Казансу елгасына күчмә тикшерү үткәрделәр. Чыгуның максаты – су объектының торышын мониторинглау.

Балыкларның һәм су биологик ресурсларының һәлак булуы турында күп санлы шикаятьләр белән бәйле рәвештә экологлар «Фламинго» белән тагын бер фәнни экспедиция үткәрделәр. «Без онлайн режимда суның сыйфатын билгеләү өчен су объектынннан пробалар алдык», – дип сөйли Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әдел Алимов.

Экологлар елганың сул һәм уң ярын тикшергәннәр. Елганың гидрофизик торышын тикшерү кысаларында окисьлану-тергезелү потенциалын, үлчәүле матдәләр булу-булмавын һәм башкаларга карата тикшерүләр үткәрелгән. Шулай ук суның гидрохимик торышын да тикшергәннәр. Хәзер экологлар рейд барышында алынган мәгълүматны эшкәртәләр һәм анализлыйлар.

Исегезгә төшерәбез,  «Фламинго» («Волга-М») фәнни-тикшеренү корабы – фәнни-тикшеренү комплексы, аның төп максаты – су объектларының торышын күзәтү һәм мониторинглау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International