#ЭстафетаДобрада катнашучылар турында сөйләвебезне дәвам итәбез

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Сезнең ярдәмегез белән атна саен безнең игелекле эшләр исемлеге тулылана бара. Экологик яктан чиста гамәлләр һәм игелекле эшләр өчен һәркемгә рәхмәт!

Бу атнада безнең флешмобка Тәтеш районының Бидәңге мәктәбе укучылары да кушылды. Балалар каникул вакытында да мәктәптә чәчәк түтәлләрен карауларын дәвам итәләр: чәчәкләргә су сибәләр, яңа үсемлекләр утырталар. Мәктәп укучылары #ЭстафетаДобрада үзләре генә катнашмый, ә башка оешмаларны да җәлеп итәләр. #ЭстафетаДобраны алар Бакырчы мәктәбе укучыларына тапшырганнар.

Сез дә безнең #ЭстафетаДобрада катнашырга телисез, ләкин ничек икәнен белмисезме? Менә Сезгә берничә идея:

- агачлар утыртыгыз;

- чишмәләрне төзекләндерүдә катнашыгыз;

- өй ишегалдын җыештырыгыз;

- өмәдә катнашыгыз

Фото ясарга онытмагыз һәм аны ВК битендә урнаштырыгыз. Фотога матур тасвирлама өстәгез һәм #ЭстафетаДобра һәм #минэкологиирт хештегларын куегыз, ул вакытта Сез – безнең флешмобның яңа катнашучысы. #ЭстафетаДобрага кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International