Бүген Мәскәүдә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия хәрәкәтенең сайлап алу этабы узды. «Юниорлар» категориясендә «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча чемпионатта Татарстан Республикасын Казан шәһәренең 87 нче рус-татар мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илья Кирдин тәкъдим итә. Безнең якташыбыз бөтен Россиядән алты катнашучы белән ярыша. Бүген яшь экологка Мәскәүдә эш визиты белән булган экология министры урынбасары Егор Тарнавский ярдәм итте.
«Республика намусын яклау һәрвакытта да җиңел түгел, әмма мин ышанам, Илья үз бурычын үтәячәк һәм Татарстанны федераль дәрәҗәдә лаеклы күрсәтү өчен аңа бәйле булганның барысын да эшләячәк», – дип билгеләп үтте министр урынбасары Егор Тарнавский.
Сайлап алу этабы кысаларында 45 компетенция буенча ярышлар Мәскәүнең 19 көллияте базасында уза: көллиятләрнең студентлары өчен 28 төп категория компетенциясе һәм 14 яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен «Юниор»ларның 17 категориясе. Мәскәүдә узган ярышларда барлыгы 600дән артык конкурсант катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, чемпионат составында «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе 2020 елда барлыкка килде. Әлеге компетенция буенча төбәк этабы Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте базасында уза. Экология министрлыгы Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте белән актив хезмәттәшлек итә. Көллияткә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча базалы белем бирү йорты буларак ышаныч белдерелгән.