Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында иң актив катнашучыларны бүләкләделәр

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Әтнә районының Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбе укучыларына «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында актив катнашкан өчен Табигатьтән рациональ файдалану фонды дипломын һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бүләкләрен тапшырдылар. Бу мәктәп укучылары, каникул булуына карамастан, үзләре инициатива күрсәткәннәр һәм бергәләп аны эшкәртүгә тапшыру өчен район халкының хезмәт иткән электроломын җыйганнар. Мәктәп укучылары бу экологик проект белән шулкадәр мавыгып киткәннәр ки, хәтта мотивацион плакатлар да ясаганнар, аларны калдыкларны эшкәртү һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт темасына багышлаганнар. Балаларның эшләре табигатьтән рациональ файдалану фондының «Экоплакат» конкурсында катнашачак.

«Мондый уртак чараларның төп максаты – балаларыбызны һәм халкыбызны экологик практикаларга җәлеп итү. Безнең бүгенге гамәлләребезгә безнең киләчәгебез бәйле һәм бу мәктәп укучыларының үзләре генә түгел, ә барлык халыкны да җәлеп итүләре бик шәп», – дип билгеләп үтте Министрлыкның экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.

Бүләкләү тантанасы кысаларында акциягә туганнарын һәм танышларын җәлеп иткән иң актив укучылар да бүләкләр алды.

«Совет чорында яхшы экологик традиция бар иде – макулатура һәм металл ватыкларын эшкәртүгә тапшыру, әмма заман үзгәрә, һәм бүген замана укучылары дөньяда иң тиз үсә торган калдыкларның берсе булган электрониканы алып киләләр. Әйтик, яңа буын реаль экологик эшчәнлектә катнашып кына калмый, ә яшьтәшләрен, ата-аналарны һәм педагогларны да табигатькә сакчыл карарга, хезмәт иткән техникага икенче тормыш бирергә, аны полигонга түгел, ә куркынычсыз утильләштерүгә тапшырырга өйрәтә», – дип билгеләп үтте «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы җитәкчесе Татьяна Гайнетдинова.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында былтырның сентябрендә килешү имзаланган иде. Проектның төп максаты – халыкка үз срогын үтәгән техниканы экологик һәм уңайлы итеп эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирү, шулай ук үсеп килүче буынның экологик белем алуына һәм мәгърифәтенә ярдәм итү. Бу ел башында әлеге федераль экологик программага йомгак ясалды, анда Татарстан «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасының иң яхшы старты һәм яктыртылышы» номинациясендә җиңүче булды. Бер елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда барлыгы 100 тоннан электролом җыелган.

Быел «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасына кушылган белем бирү учреждениеләре укучылары «Экоплакат» конкурсында катнаша ала. Моның өчен «Утильләштерү мәктәбе: электроника» акциясен игълан итүче плакат әзерләргә кирәк. Программада катнашучы һәр мәктәптә конкурс эшләре күргәзмәсе оештырылачак. Укучыларның эшләренең фотоларын мәгариф учреждениесе сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырырга кирәк булачак, анда авторның ФИА һәм #ШколаУтилизацииЭлектроника хештегы белән сыйныфы күрсәтеләчәк. Фотоларны «Экоплакатлар конкурсы» билгесе белән  info@eko-fond.ru почтасына җибәрергә кирәк.  Конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призлар – планшетлар алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International