Экология министрлыгы инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдаланучылар арасында хокук бозуларны ачыклаган

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан гравийлы ком катнашмасы чыгаруга лицензия шартларын үтәү буенча Кама елгасы акваториясендә күзәтчелек чаралары үткәргәннәр. Күчмә тикшерү барышында инспекторлар 5 лицензияле участокны караганнар. Рейд нәтиҗәсендә ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре «ГЛОНАС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырылмаган судноны ачыклаганнар. 

 Җир асты байлыкларыннан файдаланучыга 60 тәүлек эчендә үтәү срогы белән закон таләпләрен бозуны тыю турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International