ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

«Сыналган бизнес» интернет порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлаган. Сервис үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнеска кире элемтә бирергә мөмкинлек бирә. «Кире элемтә модуле» – Татарстан Икътисад министрлыгына бизнесның инспектор визитыннан канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерүләр һәм профилактик визитлар үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирүче кыска анкета. Анкета белән сайтта танышырга мөмкин https://provbiz.ru/interview.

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры эш визиты белән Нурлат районында булды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге шәһәр гимназиясенең тантаналы линейкасында катнашты. Ул укучыларны һәм укытучыларны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Белем көне белән котлады һәм аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Социаль челтәрләрдә борчылган татарстанлылар Әлмәтнең «Сәламәтлек» паркында  күбекләнеп торган ак төстәге билгесез матдәнең Бигәш елгасына агып төшүе турында хәбәр иттеләр. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре тиз арада шул урынга чыктылар.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районының Бәтке авылы районында Кама елгасына 200 мең чөгә маймычын йөздереп җибәрделәр. Балык җибәрү эше «СИБУР» һәм «Нижнекамскнефтехим» инициативасы белән оештырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры доктор Мөхәммәт бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты. Очрашуда ТР экология министры Александр Шадриков та катнашты.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында экология министры урынбасары Егор Тарнавский һәм «Татнефть» ГАҖ Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Александр Алчинов катнашында матбугат конференциясе узды.

Алабуга районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыелган урынны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 232 кв.метр тәшкил итә.

Кама яны территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов Актаныш районы җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм эшкуарлары катнашында киңәшмә үткәрде. Очрашуда төбәктә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм әйләнә-тирәлекнең сыйфат күрсәткечләренә ирешү, җир асты байлыкларыннан файдалану, судан файдалану мәсьәләләрен аңлаттылар. Кама яны территориаль идарәсе җитәкчесе шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны исәпкә куюның мөһимлеген дә билгеләп үтте.

Нурлат районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең Завод тыкрыгында санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары чүплеген ачыкладылар. Пычранган участокның мәйданы 1000 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 500 куб.м.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

Алабуга районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларының рөхсәтсез туплануын ачыклаганнар. Хокук бозу очрагы Танай авыл җирлегендә ачыкланган. Ремонт эшләреннән калган чүп-чар 115 кв. м мәйданлы участокны туздырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International