Тагын 200 мең «патша» балыгы. Тукай районында Кама елгасы чөгә белән тулыландырылды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районының Бәтке авылы районында Кама елгасына 200 мең чөгә маймычын йөздереп җибәрделәр. Балык җибәрү эше «СИБУР» һәм «Нижнекамскнефтехим» инициативасы белән оештырылды. Суны балыкландыруда «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов, ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Росрыболовство белгечләре, Түбән Кама шәһәренең экологик-биологик лицее тәрбияләнүчеләре, Бәтке мәктәбендә укучылар, балаларның әти-әниләре һәм башкалар катнашты.

Белгечләр сүзләренчә, мондый чаралар республика сулыкларында балык популяциясен тулыландыру өчен мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International