Алабугада экологлар кисәтүе буенча оператив рәвештә чүплек бетерелде

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Алабуга районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары җыелган урынны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 232 кв.метр тәшкил итә.

Алабуга районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International