Нурлат районында 1000 кв.м мәйданлы чүплек табылды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат шәһәренең Завод тыкрыгында санкцияләнмәгән төзелеш калдыклары чүплеген ачыкладылар. Пычранган участокның мәйданы 1000 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 500 куб.м.

Нурлат районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International