«Сыналган бизнес» интернет-порталында «Кире элемтә модуле» эшли башлады

2023 елның 1 сентябре, җомга

«Сыналган бизнес» интернет порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлаган. Сервис үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнеска кире элемтә бирергә мөмкинлек бирә. «Кире элемтә модуле» – Татарстан Икътисад министрлыгына бизнесның инспектор визитыннан канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерүләр һәм профилактик визитлар үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирүче кыска анкета. Анкета белән сайтта танышырга мөмкин https://provbiz.ru/interview.

Исегезгә төшерәбез, бизнеска законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен 2017 елдан ТР Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән төзелгән «Сыналган бизнес» интернет-порталы эшли.

Проектта контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләргә җентекле аңлатмалар бирә, типик хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша. Шуның аркасында https://provbiz.ru/  сайтында эшкуарлар өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы: якынча 1 350 типик бозу очрагы һәм аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда барлыкка килгән тормыш хәлләре буенча 1 300дән артык сорау-җавап тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International