Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында экология министры урынбасары Егор Тарнавский һәм «Татнефть» ГАҖ Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Александр Алчинов катнашында матбугат конференциясе узды.
2023 елда «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы беренче тапкыр үткәрелә һәм Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга һәм Ромашкино ятмасының 75 еллыгына, шулай ук Россиядә Педагог һәм остаз елына багышлана.
Олимпиаданы Татарстанның Экология министрлыгы һәм В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ оештыра. Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, әлеге яңа экологик агарту чарасының төп максаты – экологик культураны формалаштыру, экологияне популярлаштыру, экологияне өйрәнүдә балалар һәм өлкәннәр буынын берләштерү, яшь натуралистлар хәрәкәтен популярлаштыру. «Олимпиада форматы 2 этапны – читтән торып һәм турыдан-туры үткәрүне күздә тота. Читтән торып уку этабы 2 сентябрьдә башлана. Бу этап кысаларында Экология министрлыгы тарафыннан «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафон оештырылды. Бер ай дәвамында теләгән һәркем өмәләрдә уен форматында катнаша, экологик турда була, агачлар утырта һәм чын экологик фестивальнең бер өлеше була ала», – дип сөйләде экология министры урынбасары. Марафонда В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ эшчәнлек зонасында республиканың 11 торак пункты катнашачак: Әлмәт, Казан, Нурлат, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Актүбә штп.
Олимпиаданы ачу детальләре белән «Татнефть» ГАҖнең әйләнә-тирәлекне саклау һәм экология идарәсе башлыгы уртаклашты. 2 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова олимпиадага тантаналы старт бирәчәкләр.
«Олимпиада ике яшь категориясенә бүленәчәк, бу – 5-6 һәм 7-8 сыйныфлар. Инде әйтелгәнчә, читтән торып уза торган этап 2 нче көнне башлана һәм шул ук көнне шәһәрләр буенча экомарафон башланачак. 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр теркәлү булачак. Ул «Чиста мирас» сайтында оештырылган, анда теләүчеләр шәхси кабинетта теркәлергә һәм теркәлгәннән соң мәгълүмат алырга мөмкин», – дип сөйләде Александр Алчинов. Ул читтән торып уза торган этапның төп өлеше 1 һәм 2 октябрьдә узачак, дип өстәде. Барлыгы 30 сорау булачак, аларны конкурсантларга бер сәгать эчендә хәл итәргә кирәк булачак. Читтән торып уза торагн этап нәтиҗәләре буенча 100 финалист билгеләнәчәк, алар ноябрь башында көзге каникул вакытында Әлмәт шәһәренең «Юность» БСЛ җыелачак (катнашучыларның максималь саны – 150 кеше, 5 көн дәвам итә). Монда яшь экологлар биремнәрне һәм тестларны хәл итеп кенә калмаячак. Алар өчен түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, Әлмәтнең иң танылган урыннарына экскурсияләр оештырылачак. «Моннан тыш, олимпиада кысаларында барлык катнашучылар өчен экологик квест узачак. Аларның иң яхшылары искиткеч бүләкләр алачак. Зур булмаган серне ачам, бүләкләрнең берсе «Ак барс» хоккейчыларының автографлары белән футболка булачак», – дип билгеләп үтте «Татнефть» ГАҖ вәкиле.
Ә гомуми белем бирү учреждениеләре өчен грантлар конкурсы узачак. Җиңүче мәктәпләр 100 мең сум алачак.
Олимпиаданың турыдан-туры уза торган чорында Экология министрлыгы тарафыннан Әлмәт районының «Солнечный» БСЛ «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән берлектә Татарстан Республикасының яшь натуралистлары слеты планлаштырылган. Слет кысаларында экологик олимпиадада катнашучылар өчен мәйданчык оештырылачак, аннан соң иң яхшы катнашучыларны Министрлык бүләкләре белән бүләкләячәкләр.