Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры белән очрашты

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры доктор Мөхәммәт бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты. Очрашуда ТР экология министры Александр Шадриков та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Бәхрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. «Безнең илләр җитәкчеләрен халыкара һәм региональ проблемаларның киң колачы буенча охшаш позицияләр, шулай ук низаглы хәлләрне җайга салу һәм янауларга каршы тору омтылышы якынайта», – диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Корольлекне якын көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестиция партнеры итеп кабул итә. «Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Бәхрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында илегез белән хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертергә омтыла. Без Бәхрәйн короле Хәмәд бен Иса Әл Хәлифның Татарстанга даими игътибарын тоябыз һәм аңа ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәхрәйн делегацияләре KazanForum халыкара икътисадый форумында һәм Россия Ислам дөньясы стратегик күзаллау төркеме утырышларында даими катнашучылар булып тора. Шул ук вакытта Татарстан Рәисе сәүдә-икътисад өлкәсендә элемтәләрне активлаштыру кирәклеген дә билгеләп үтте.

Бәхрәйннең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры Рәискә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм форумда Бәхрәйн делегациясенең эше турында сөйләде. «Без бүген күргәзмәдә катнашучы күп кенә компанияләр белән сөйләшүләр үткәрдек. Без бу күргәзмә Татарстан компанияләре белән эш башлау өчен уникаль мөмкинлек бирә дип саныйбыз. Без Татарстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез», — диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International