Экологлар кисәтүе буенча Алабуга районында чүплек бетерелгән

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Алабуга районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларының рөхсәтсез туплануын ачыклаганнар. Хокук бозу очрагы Танай авыл җирлегендә ачыкланган. Ремонт эшләреннән калган чүп-чар 115 кв. м мәйданлы участокны туздырган.

Алабуга районы Танай авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International