Экологлар Әлмәттә Бигәш елгасының пычрануы турындагы шикаять буенча оператив рәвештә урынга чыктылар

2023 елның 1 сентябре, җомга

Социаль челтәрләрдә борчылган татарстанлылар Әлмәтнең «Сәламәтлек» паркында  күбекләнеп торган ак төстәге билгесез матдәнең Бигәш елгасына агып төшүе турында хәбәр иттеләр. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре тиз арада шул урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында явым-төшем канализациясеннән агынты сулар агызылуы теркәлде. Экологлар су үрнәкләрен алдылар. Явым-төшем канализациясе челтәрләрен тикшерү өчен, бу урынга шулай ук «Әлмәт-Водоканал» АҖ һәм Әлмәт районы Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре дә  чыктылар. Урында махсус техника эшли, ул пычрак суны коелардан суырта. Территорияне мониторинглау нәтиҗәләре буенча рөхсәтсез торба тоташтыру очрагы ачыкланды. Фаразлар буенча, әлеге су Шевченко урамындагы юл аша урнашкан автомойкадан агызылган булырга тиеш.

Хәзер пробалар тикшерелә. Анализ нәтиҗәләре буенча җавап чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International