Татарстан районнарындагы киңәшмәләрдә экологик куркынычсызлык эше каралды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Кама яны территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов Актаныш районы җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм эшкуарлары катнашында киңәшмә үткәрде. Очрашуда төбәктә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм әйләнә-тирәлекнең сыйфат күрсәткечләренә ирешү, җир асты байлыкларыннан файдалану, судан файдалану мәсьәләләрен аңлаттылар. Кама яны территориаль идарәсе җитәкчесе шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны исәпкә куюның мөһимлеген дә билгеләп үтте.

Ютазы районында да шундый ук киңәшмә узды. Очрашу барышында табигатьне саклау чараларын үтәүне тәэмин итү, шәхси ихтыяҗлар өчен гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару тәртибе, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International