Александр Шадриков Нурлат укучыларын Белем көне белән котлады һәм ачык экология дәресен үткәрде

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры эш визиты белән Нурлат районында булды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге шәһәр гимназиясенең тантаналы линейкасында катнашты. Ул укучыларны һәм укытучыларны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Белем көне белән котлады һәм аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде. Ведомство башлыгы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында СВО катнашучыларның балаларына һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды. «Үз-үзегезгә ышаныгыз һәм кыюлык белән алга барыгыз! Сезне кызыклы ачышлар, якты тәэсирләр һәм мөһим казанышлар көтә! Безнең киләчәгебез һәм илебезнең киләчәге – сездән тора», – дип билгеләп үтте министр.

Татарстанның экология министры Нурлат гимназиясенең экологик сыйныф укучылары өчен «Үз белемнәрең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында дәрес үткәрде. Ул 8 нче сыйныф укучылары белән республиканың экологик иминлеге мәсьәләләре, һөнәр сайлау буенча актуаль темалар турында фикер алышты һәм балалар керә ала торган экологик яшьләр хәрәкәтләре турында сөйләде.  «Безнең һәрберебез өчен 1 сентябрь – якты һәм игелекле бәйрәм, дуслар, сыйныфташлар һәм укытучылар белән күптән көтелгән очрашу. Укытучы һәм остаз елында без балалар белән үзебезнең белемнәребезне, тәҗрибәбезне уртаклашабыз, чөнки тиздән аларга тормышларында беренче җитди карар ясарга – һөнәр сайларга туры киләчәк. Аны аңлы рәвештә эшләү мөһим, бу тормышта кызыклы, мавыктыргыч нәрсәләр турында уйлау кирәк», – дип ассызыклады экология министры. 

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы инде 30 ел дәвамында халыкны экологик агарту буенча эш алып бара, волонтерлар хәрәкәте үсеш ала, конкурслар, акцияләр, чаралар үткәрелә. Татарстанлыларның актив позициясе аркасында безнең республика икенче ел рәттән «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүче булды.  Ярларны җыештыру буенча иң якын өмәләрнең берсе 6 сентябрьдә Казансу елгасында узачак һәм 2 сентябрьдә башланачак Яшь экологлар олимпиадасы ачылуга багышланачак.

Белешмә өчен:

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Россиядә «Үз белемнәрең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе – иң зур мәгърифәтчелек акцияләренең берсе уза. Акция белем алмашуга, остазлык культурасын үстерүгә һәм яшьләрне белем бирү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Белемнең төрле өлкәләреннән килгән спикерлар тәҗрибә, кызыклы фактлар һәм һөнәри тормыш тарихлары белән уртаклашачак. Акция кысаларында лекцияләр, мастер-класслар һәм интерактивлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International