Арча районының Кәче авылында яшәүчеләрдән Казансу елгасы ягыннан яман ис килүе турында алынган мәгълүмат буенча, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
24 сентябрьдә «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана. Анда 5, 6, 7 һәм 8 сыйныф укучылары катнаша ала. Теркәлү өчен гаризалар олимпиада сайтында кабул ителә: https://чистоенаследие.рф/registration/. Игътибар итегез, гаризага берничә мәҗбүри документны теркәргә кирәк:
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 3 нче мәктәпнең һәм М.Е.Сергеев исемендәге гимназиянең беренче сыйныф укучылары белән таныштылар.
Түбән Камада «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турниры кысаларында «Чиста уеннар» өмәсе узды. Уеннарда Татарстанның ун районыннан 700дән артык укучы катнашты, алар – Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Чаллы, Түбән Кама һәм Тукай районнары укучылары. Чарада Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Митрофанов та катнашты.
24 сентябрьдә Зеленодольск районында Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе кысаларында өмә узачак.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Чирмешән лицееның 5 нче сыйныф укучыларына экология нәрсә ул һәм әйләнә-тирә дөньяны ничек сакларга кирәклеген сөйләделәр.
Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы Нурлат районы советының чираттагы 30 нчы сессиясе узды. Чарада Татарстанның экология министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов катнашты.
Бүген Россиядә халыкара бәйрәм – Бөтендөнья су сыйфаты мониторингы көне билгеләп үтелә. Бүген без Сезгә ТР Экология министрлыгы экологларының су сыйфатын бәяләү өчен нинди тикшеренүләр үткәрүе турында сөйләячәкбез.
#ЭстафетаДобра флешмоб кына түгел, бу инде – традиция. Бүген без сезне #ЭстафетаДобрада катнашучылар белән таныштырырга телибез. Бу Монастырь гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары. Балалар тәрбиячеләргә ярдәм иткәннәр: чәчәк түтәлләренә су сипкәннәр, территорияне тәртипкә китергәннәр.
Бүген Зөбәрҗәт күлендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Анда 500 татарстанлы катнашты. Экологик акция «Чиста уеннар» форматында узды.