«Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасында катнашучылар арасында үз урыныңны ал!

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрьдә «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана. Анда 5, 6, 7 һәм 8 сыйныф укучылары катнаша ала. Теркәлү өчен гаризалар олимпиада сайтында кабул ителә: https://чистоенаследие.рф/registration/. Игътибар итегез, гаризага берничә мәҗбүри документны теркәргә кирәк:

- Уку урыныннан белешмә фотосы;

- Олимпиадада катнашуга ризалык;

- Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

Соңгы 2 документны ата-аналар яки законлы вәкил тутырырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында яшь экологларның «Чиста мирас» олимпиадасы старт алды. Быел олимпиада беренче тапкыр үткәрелә. Ул Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга, Ромашкино ятмасының 75 еллыгына һәм Россиядә педагог һәм остаз елына багышлана.

Олимпиада 2 өлештән тора: читтән торып һәм турыдан-туры этаплар. Читтән торып уза торган этап анда катнашучының шәхси кабинетында 1 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 2 октябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр узачак, бу этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар 30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Әлмәт районының «Юность» БСЛ барачак.

Олимпиаданы Татарстанның Экология министрлыгы һәм  В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International