Бөтендөнья су сыйфаты мониторингы көнендә Татарстан Республикасы елгаларын нинди күрсәткечләр буенча мониторинглау турында сөйләрбез

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бүген Россиядә халыкара бәйрәм – Бөтендөнья су сыйфаты мониторингы көне билгеләп үтелә. Бүген без Сезгә ТР Экология министрлыгы экологларының су сыйфатын бәяләү өчен нинди тикшеренүләр үткәрүе турында сөйләячәкбез.

Экология министрлыгы тарафыннан җир өсте суларының пычрануына түбәндәгеләр буенча мониторинг үткәрелә:

- эретелгән кислород;

- химик кислород куллану (ХПК);

- биологик кислород куллану (БПК5);

- аммоний ион, фосфат ион;

- нитритлар, нитратлар, хлоридлар, сульфатлар;

- нефть продуктлары;

- фенол, тимер, бакыр, никель, цинк, марганец һәм коры калдык.

Шулай ук төче су экосистемаларының торышын бәяләү өчен гидробиологик тикшеренүләр дә үткәрелә. Бу тикшеренүләр сулыкларның санитар торышын өйрәнергә ярдәм итә. Тикшеренүләр зоопланктон ярдәмендә үткәрелә, бу – микроскопик организмнар. Зоопланктон организмының билгеле бер дәрәҗәдә пычраткыч матдәләргә каршы тору сәләте аркасында экологлар су экосистемаларының сыйфатын бәялиләр.

Экология министрлыгы республиканың кече елгаларына, ягъни Мишә, Казансу, Ашыт һәм Зөя елгаларына гидробиологик мониторинг үткәрә. Артыклык очракларының кимү динамикасы сизелә. Соңгы биш елда Кама, Минзәлә, Зәй, Чишмә һәм башка елгаларда су сыйфаты яхшырган. Монда белгечләр пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүен сирәгрәк теркәп баралар. Ләкин Экология министрлыгы моның белән генә чикләнми һәм су сыйфатын күзәтүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International