«Илне ачып» акциясе кысаларында барыгызны да өмәгә чакырабыз

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

24 сентябрьдә Зеленодольск районында Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе кысаларында өмә узачак.

Катнашу өчен 22 сентябрьдә 12:00 сәгатькә кадәр теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/35gxyw.

Трансфер оештырылачак. Катнашучыларны җыю – 24 сентябрьдә 9:30дан 9:45кә кадәр, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 64 йорт адресы буенча. Тулырак мәгълүматны телефон номеры буенча төгәлләргә була: 8 (950) 317-71-19 (Анна Баймяшкина).

Барыгызны да катнашырга чакырабыз!

Белешмә: «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе – «Россия экология операторы» ППК тарафыннан «Экосистема» хәрәкәте һәм Россия Табигать министрлыгының Росзаповедцентры белән берлектә оештырылган федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территорияләрдәге өмәләр марафоны. Проект кысаларында Россия Федерациясенең 6 субъектында: Татарстан Республикасында, Кабарда-Балкар Республикасында, Мәскәү, Вологда, Чиләбе һәм Воронеж өлкәләрендә гражданнарның экологик белемнәрен һәм аң дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

Акцияне оештыручылар: Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International