Бүген Зөбәрҗәт күлендә 500 кеше 2895 килограмм чүп җыйды

2023 елның 16 сентябре, шимбә

Бүген Зөбәрҗәт күлендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды. Анда 500 татарстанлы катнашты. Экологик акция «Чиста уеннар» форматында узды.
124 команда бер сәгать эчендә 2895 килограмм чүп-чар җыйды, шул ук вакытта аны сортларга да аерды. 368 капчык килеп чыкты, шул исәптән 115 капчык пластик, 95 капчык пыяла һәм 10 капчык металл тупланды.
Катнашучыларга Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары ярдәм итте.
Өмәдә катнашучыларны экология министры Александр Шадриков сәламләде. Ул бүген экологик акциягә ярдәм итәргә һәм сулык ярын чистартырга дип килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. «Россия суы» акциясе кысаларында без сезнең белән 6000 км яр сызыгын чистарттык, безгә 240 000 кеше ярдәм итте. Бүген без күпме кешенең иҗатка, экологиягә өлеш кертергә теләвен күрәбез! Без күпме тапкыр әйтеп килдек,  сезнең белән безне экология берләштерә, без барыбыз бергә бер яшел флаг, экология флагы астында», – дип билгеләп үтте министр.
Өмә кысаларында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер экология министрына Экология министрлыгы белән берлектә «Ирекле агым» проекты кысаларында Казансу елгасының ничә километрын чистартырга өлгергәннәрен сөйләде. 25 чүп өеме чистартылган, судан 1200 тонна агач күтәрелгән. «РГҖ төбәк бүлеге тарафыннан күп эш башкарылды, әле күпне эшләргә кирәк. Бу мин горурлана торган проект. Күз алдында елганың ничек үзгәргәнен күрдек. Без участокны чистартып бетергәч, шунда ук кешеләр, туристлар, гаиләләр килә иде, һәм бу бик яхшы! Бүгенге көндә, минемчә, Казансу рекреация ягыннан бик түбән бәяләнгән елга!». Ул Экология министрлыгына, республика җитәкчелегенә проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Елганы чистарту эше дәвам итә.
Традиция буенча, өмәдә катнашучыларга Россия экология җәмгыятенең төбәк бүлеге башлыгы Азат Җиһаншин да ярдәмгә килде. Җиңүче командаларны бүләкләгәндә ул мондый экологик акцияләрнең иң беренче чиратта кешеләрне берләштерүен ассызыклады. «Без бүген барлык экологик инициативаларга ярдәм иткәне өчен илебез җитәкчелегенә, республикабыз җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Мондый акцияләр, сезнең белән безнең уртак эшләр ярдәмендә без йөрәкләребезне, җаннарыбызны яхшыртабыз!»
Өмә нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда булып «Усы лисы» командасы танылды.
Исегезгә төшерәбез, чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International