ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Минзәлә районының 2 нче мәктәбе һәм Тауасты Байлар авылы мәктәбе укучылары Гөлек авылында балык фермасында булганнар. Балаларга нинди төр балыклар үстерелүе күрсәтелгән һәм аларны үрчетү үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр. Монда карп һәм аның иң «якын туганы» – ак амур үстерелә.

Татарстан башкаласында Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы тәмамлана. Форум көннәрендә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгы 31 илдән 5,7 мең фикердәшне берләштерде. Форумның тулы программасында спикер сыйфатында ТР Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Никита Маслов чыгыш ясады.

Бу хакта бүген Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко белдерде. Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченконың эшлекле очрашуы узды.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко, 2021 елдан «Чиста ил» федераль проекты кысаларында эшләр башланып, рекультивацияләнгән Самосыр полигонында булганда белдерде. Россия Вице-премьерын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан экология министры Александр Шадриков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озатып йөрде.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Татарстан Республикасында калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булды.

Бу хакта үзенең визиты барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» кысаларында гамәлгә ашырыла торган Татарстанның сынау проектларын бөтен ил буенча таратырга мөмкин.

Профилактик визит – контроль (күзәтчелек) эшчәнлек системасында зыян китерү куркынычын киметүнең төп коралы. Бүген бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү контроль (күзәтчелек) органнары, шул исәптән ТР Экология министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы ачылды. Форумның пленар утырышында ТР экология министры Александр Шадриков катнашты. Шулай ук «Цифрлы платформалар һәм дәүләт идарәсенә интеграцияләү ысуллары» секциясе кысаларында «Эттон» компанияләр төркеменең экология юнәлеше җитәкчесе Максим Ермошин хәзер ТР Экология министрлыгы өчен эшләнә торган экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын тәкъдим итте.

Бүген Балтач районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Норма авыл җирлегендә скважинаны законсыз бораулау фактын ачыкладылар.

Бу көннәрдә Бөек Новгородта югары технологияләр чемпионаты финалы уза. Ул һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте кысаларында уза. Югары технологияләр чемпионаты финалында катнашу өчен 30 төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы да катнашты. Татарстаннан В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте студентлары Камил Вәлиев, Нияз Бикчурин һәм Илүзә Биктимирова чыгыш ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International