Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы Нурлат районы советының чираттагы 30 нчы сессиясе узды. Чарада Татарстанның экология министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов катнашты. Сессиядә депутатлар берничә мөһим мәсьәләне карадылар, шул исәптән Нурлат районы башлыгын яңадан сайлау турында да. Бу вазыйфага Дамир Азат улы Ишкинеев кандидатурасы тәкъдим ителде. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады. Аннары яңа сайланган район башлыгы присяга кабул итте. «Сезнең ышанычны акларга тырышырмын. Район башлыгы – бөтен катлаулы хуҗалык белән идарә итүгә ышанып тапшырылган кеше дип саныйм. Җитәкче кешеләргә хезмәт итәргә һәм гади кешенең язмышына, аның ихтыяҗларына һәм проблемаларына чын игътибар бирергә тиеш. Мин үз өстемә алган барлык җаваплылык йөкләмәсен аңлыйм һәм сезнең ярдәм белән безнең район тагын да матуррак һәм баерак булыр дип өметләнәм», – диде Дамир Азат улы, күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп.