Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Арча районында Казансу елгасындагы үзгәрешләрне ачыкладылар

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Арча районының Кәче авылында яшәүчеләрдән Казансу елгасы ягыннан яман ис килүе турында алынган мәгълүмат буенча, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында шикаять расланды, начар иснең Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ чистарту корылмаларыннан килү ихтималлыгы билгеләнде. Экологлар «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ чистарту корылмаларыннан агынты сулар агызылган урында табигый су үрнәкләрен алдылар. Шулай ук табигый су үрнәкләре агым буенча түбәнрәк өлештән дә алынды. Анализ нәтиҗәләре буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең чикне арттырып җибәрүе ачыкланган. Беренче ноктада кислородны биохимик куллану буенча 7,3 тапкыр, аммоний ионы буенча 11,2 тапкыр, нитритлар буенча 7,6 тапкыр, сульфатлар буенча 1,7 тапкыр, фосфатлар буенча 4,9 тапкыр, тимер буенча гомуми 2,9 тапкыр арту очраклары билгеләнгән. Икенче ноктада экологлар аммоний ионы буенча 2,7 тапкыр, нитритлар буенча 2,3 тапкыр, тимер буенча 2,7 тапкыр артыграк булуын теркәгәннәр.

«Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмалары федераль экологик күзәтчелектә булганлыктан, барлык материаллар да, йогынты чараларын күрү өчен, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International