Җир – безнең уртак йортыбыз. Чирмешән районында экологик агарту дәресе үткәрелде

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Чирмешән лицееның 5 нче сыйныф укучыларына экология нәрсә ул һәм әйләнә-тирә дөньяны ничек сакларга кирәклеген сөйләделәр. Экодәрестә инспекторлар балаларга экология сүзенең мәгънәсен аңлаттылар: «Экология – тере затларның бер-берсе белән һәм яшәү урыны белән үзара бәйләнеше турындагы фән. Сүз үзе ике грек сүзеннән барлыкка килгән: «экос» - «йорт» һәм «логос» - фән дигәнне аңлата. Шуңа күрә экология – ул йорт турындагы фән, ә кешелек өчен йорт – ул безнең бөтен Җир планетасы». Уен формасында укучылар үзләре өчен яңа гадәтләр ачтылар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау ысуллары белән уртаклаштылар. «Ел саен көзен без агач утырту акцияләрендә катнашабыз. Берничә ел элек без чүлмәккә орлык утырттык. Ул хәзер чыршы инде һәм тиздән без аны ачык туфракка күчереп утыртачакбыз», - дип сөйләде бишенче сыйныф укучыларының берсе.
Мондый дәресләрне Министрлык белгечләре даими үткәрә. Алар «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирәлеккә сакчыл карашын үстерүгә юнәлтелгән максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International