#ЭстафетаДобра флешмоб кына түгел, бу инде – традиция. Бүген без сезне #ЭстафетаДобрада катнашучылар белән таныштырырга телибез. Бу Монастырь гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары. Балалар тәрбиячеләргә ярдәм иткәннәр: чәчәк түтәлләренә су сипкәннәр, территорияне тәртипкә китергәннәр.
Без сезгә дә яхшы язылучыларыбызга кушылырга һәм #ЭстафетаДобрада катнашырга тәкъдим итәбез. Чөнки һәркемнең җиңүче булу һәм ТР Экология министрлыгыннан зур бүләк алу мөмкинлеге бар. Шартлары гади:
- табигать өчен яхшы эш башкарырга кирәк;
- фото яки видеоны «ВКонтакте» битендә урнаштырырга;
- #ЭстафетаДобра һәм #минэкологиирт хештегларын куярга;
- дустыңны пост астында билгеләп үтәргә, шуның белән аңа эстафетаны тапшырырга.
(Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш).
Без яңа катнашучыларны түземсезлек белән көтеп калабыз. Бәлки, алга таба #ЭстафетаДобра рубрикасында без сезнең яхшы эшләрегез турында сөйләрбез.