ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Көз – уку елының башы. Күптән түгел бу безнең хезмәткәрләргә дә кагылды, әмма хәзер алар сентябрьне ТР Экология министрлыгы белгечләре статусында каршы алалар. Гөлинә Мөхәммәтшина – Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең яшь инспекторы.

16 сентябрьдә барыгызны да Юдино бистәсенең Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсендә көтеп калабыз. Чистарту «Чиста уеннар» квест-уены форматында узачак.

8-15 сентябрьдә «Салават күпере» торак комплексында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә максималь тапкырлыгы 3,4 ПДК булган күкерт водороды буенча 28 арту һәм Осиново бистәсендә урнашкан АСКЗА-1 станцисендә күкерт водороды буенча 1 арту очрагы теркәлгән. Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт адресы буенча урнашкан АСКЗА-2 станциясендә дә максималь тапкырлыгы 1,7 ПДК булган азот оксиды буенча арту очраклары теркәлгән.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт-Урсала автомобиль юлы буйлап технологик сыеклыкның агып чыгуын ачыклаганнар. Агым кустлы насос станциясеннән «Альметьевнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе скважинасына кадәр ташлау линиясенеж герметиксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Пычрану мәйданы якынча 200 кв.м тәшкил итә.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына ел саен җибәрелә торган Юллама белән чыгыш ясады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул алдагы елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте һәм бөтен республикабыз өчен төп векторны билгеләде. Татарстанның экология министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, экология өлкәсендә бу бик мөһим юнәлеш.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән Бөгелмә районы Карабаш бистәсе янында, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган 1 нче нефть һәм газ чыгару цехы мәйданчыгында нефть продуктларын агызу турында хәбәр килде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан ком-вакташ катнашмасын чыгаруга лицензия шартларының үтәлүен тикшерү максатында Куйбышев сусаклагычы акваториясендә күзәтчелек чаралары үткәрделәр.


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Әтнә, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында күчмә киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәләр район башкарма комитетлары вәкилләре катнашында узды. Очрашуда табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны исәпкә кую, уңайсыз метеорологик шартларда чаралар планнарын килештерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Балтач һәм Әтнә районнары вәкилләре  җирләрне консервацияләүнең нинди шартларда узуы белән кызыксындылар.

Бүген 16 сентябрьдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә узачак өмәгә теркәлүнең соңгы көне.  Чистарту «Чиста уеннар» квест-уены форматында узачак. Команда әгъзаларына җыелган чүп-чар өчен баллар җыярга туры киләчәк. Чикләнгән вакыт эчендә күл ярын чистартырга һәм алга таба эшкәртү өчен җыелган калдыкларны сортларга кирәк.

Балтач гимназиясендә һәм Балтач гомуми белем бирү мәктәбендә ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы икенче сыйныф укучылары өчен экодәресләр үткәрде. Ленар Касыймов укучыларга һәрберебезнең әйләнә-тирә мохиткә нинди ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International